Йөрәкләрне моң белән сугарыйк

2013 елның 22 мае, чәршәмбе






     Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында “Наигрыш” халык уен кораллары ансамбле оешуга 20 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды.

Оркестр белән уйнау осталары талантын хуплаучылар ике сәгать дәвамында сихри көйләр тылсымында, эмоциональ күңел күтәренкелеге һәм рухлану атмосферасында булдылар.

– Фортепиано укытучысы Раиса Таҗиева, музыкантларны сәхнәгә озатып, күпжанрлы әсәрләр башкаручыларның репертуары, катнашучыларның эшчәнлеге, аларның ансамбль үсешенә керткән өлеше белән таныштырды.

– “Наигрыш” 1993 елда мәктәп педагогы Ильмира Идиятуллина җитәкчелегендә оешты. Аның составына сәнгать мәктәбе укытучылары керде, алар зур кызыксыну белән яңа инструментларда уйнауны үзләштерделәр.

Соңрак коллективны Ольга Маштакова җитәкли. 2005 елдан ансамбльнең җитәкчесе – Елена Никитина.

Чара барышында ансамбльне оештыруга өлеш керткән “Наигрыш”ның беренче катнашучылары адресына изге сүзләр әйтелде. Менә дигән педагог, уникаль шәхес, мәктәп директоры, искиткеч ханым Лениза Гиннатуллина турында хатирәләр һәр кеше күңелендә тирән эз калдырды. Гомере фаҗигале өзелгәнлектән, аның күп кенә идеяләре һәм уй-фикерләре гамәлгә ашырылмый калды.

Бүләкләүләр иҗади кичәнең кульминациясе булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов һәм сәнгать мәктәбе директоры Наилә Ювакаева юбиляр ансамбльдә катнашучылар Михаил Прокофьев, Алена Белоусова, Софья Сәхибуллина, Елена Никитина, Ольга Маштакова, Фәния Нуриәхмәтовага һәм алып баручы Раиса Таҗиевага район башлыгы һәм сәнгать мәктәбе администрациясенең рәхмәт хатларын тапшырдылар.

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева һәм коллегалары исеменнән урынбасары Радик Ахунҗанов тәбрикләде:

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы исеменнән партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова ансамбль коллективын юбилее белән котлады һәм партиялеләр фондыннан акчалата премия тапшырды.

Ансамбль җитәкчесе Елена Никитина коллективның иҗади үсешенә йогынты ясаучыларга, бигрәк тә эшмәкәрләр Герман Миронов, Ильяс Вәлиевка рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International