Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) кош гриппы буенча килеп туган эпизоотик вәзгыять турында хәбәр итә. Агымдагы елда кош гриппы кабынуы Ростов, Төмән, Әстерхан, Чиләбе өлкәләрендә, Краснодар краенда, Дагъстан, Тыва республикаларында теркәлгән. Кыргый кошлар арасында 9 кабыныш һәм йорт кошлары арасында 8 кабыныш.