2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә бердәм пособие алган. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 26 млрд сумнан артык акча җибәрде.
Татарстан Республикасы инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча Россия Социаль фондының масштаблы пилот проектында катнашты.
2025 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) шәхси катнашудан башка күчемсез милек белән алыш-бирешләр алып бару мөмкинлеге булмау турында 103,5 меңнән артык язма кертелгән. Чагыштыру өчен: бер ел элек Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында мондый язмалар 44, 7 мең иде.
7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артачак һәм 26 395 сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт Думасы беренче укылышта пенсия тупланмаларыннан гарантияләнгән керем турындагы закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә алиментларны түләтү турындагы беркетмәләрне раслады.
Дәүләт Думасы беренче укылышта хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы 2026 елның 1 июненнән күчмә даруханә пунктлары ярдәмендә медицинада кулланыла торган дару препаратларын ваклап сатуны гамәлгә ашыру буенча эксперимент үткәрүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина махсус хәрби операция сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне тапшырды.
Дәүләт Думасы кулланучыларга өстәмә түләүле товарлар, эшләр яки хезмәтләр тагу өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы закон кабул итте.