Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен декабрьнең беренче ункөнендә районда Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Бүләк итәм йөрәк җылысын” исемле акция уздырылды.