Менделеевскида ТР буенча Эчке эшләр министры Хохорин Артем Валерьевич полиция бүлегенең өч катлы бинасын тантаналы рәвештә файдалануга тапшырды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдиновка символик ачкыч тапшырылды. Яңа бинада хәзер вакытлыча тоту изоляторы, дежур часть, махсус кабул итү бүлмәсе, административ-кулга алынган затларның камералары, җитәкчеләр һәм бүлекчәләрнең кабинетлары, укыту залы, спорт залы, психологик бушату бүлмәсе урнашкан. Төзүчеләрнең эше Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең шәхси составын яңартылган бинаны ачу белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галеева котлады. Тантаналы ачылышта полиция хезмәткәрләрен бүләкләү булды. «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән эчке хезмәт подполковнигы Шәяхмәтов Рафаэль Нияз улы, эчке хезмәт подполковнигы Аллахвердиев Руслан Айваз улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегенең тыл начальнигы бүләкләнде.