Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. 113 нче кабинетта сырхауханәдә һәм ФАПларда прививка ясарга мөмкин. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,38% тәшкил итә.
Шулай ук идарәче компаниягә ял көннәрендә 28 мөрәҗәгать керде.
Аннары Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә коронавирус һәм гриппка каршы вакцинация ясау, "безнең ишегалды" программасы кысаларында эшләү, "төзекләндерү идарәсе" МУП техникасын кышкы чорга әзерләү, Менделеевскида колледж булдыру, АСИҮТ һәм сәнәгать парклары мәсьәләләре, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр буенча, Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.