Скорлупино-иң гадәти булмаган йомырка фестивале.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлекчәсе Питрәч районында узган «Скорлупино» йомырка фестивалендә катнашты. Делегацияне Монай авыл җирлегеннән килгән авыл яшьләре тәкъдим итте. Бәйрәм чарасы матур һәм креатив парад — яшьләр командалары карнавалы белән ачылды. Команданың тантаналы парадта узуының мәҗбүри шарты-буй курчагы-чараның канат Герое булу иде. Менделеевск командасын горур адымнар белән алдан Петушок Петя җитәкләде, . Бәйрәмнең төп вакыйгасы фестиваль уеннары булды. Йомырка ыргыту буенча Чемпионат,әтәч сугышлары һәм йөгерү, йомырка пейнтболы, каршылыклар аша эстафеталар-боларның барысында да Татарстаннан 17 команда катнашты.