Уку елы башлануга балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләргә гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр мәктәптә белем алуга карамастан, яңа уку елына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза җибәрә ала, дип хәбәр итә. Уку факты 18-23 яшьлек инвалид балага бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләгәндә исәпкә алына-түләү алу өчен ул төп гомуми белем бирү программасы буенча укуларын дәвам итәргә тиеш.

Мәҗбүри шарт — бер тапкыр бирелә торган түләү РФ гражданнарына (ата-аналарга һәм балаларга), РФ территориясендә яшәүче гражданнарга бирелә.

Гаризаны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки РПФның теләсә кайсы клиент хезмәтендә 2021 елның 1 ноябренә кадәр бирергә мөмкин. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми-Пенсия фонды башка ведомстволарда кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль соратып ала. Яңа мөрәҗәгатьләр буенча карар 5 эш көне дәвамында кабул ителәчәк, һәм 3 эш көне эчендә түләү башкарылачак. Әгәр гаиләдә бер тапкыр түләнә торган ике һәм аннан күбрәк бала булса, бер гариза тутырыла. Әгәр гаризада түләнергә тиешле барлык балалар күрсәтелмәсә, элек күрсәтелмәгән мәгълүматлар белән икенче гариза бирергә кирәк. Әгәр түләү сорап опекун яки бала вәкиле мөрәҗәгать итсә, гаризаны турыдан-туры Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International