Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.12.2020 ел, № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Бер үк вакытта исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International