Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев муниципаль архивны карады

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Менделеевск районының муниципаль архивын карады һәм оешманың эше белән танышты.

Агымдагы елда элеккеге исәп - хисап үзәге бинасында "ТР муниципаль архивларын капиталь ремонтлау" программасы буенча 9 млн.сумга капиталь ремонт үткәрелгән. Радмир Беляев архив бүлеге начальнигы Наталья Харитонова белән аралашты. Наталья Харитонова билгеләп үткәнчә:"хәзер, архив иркен һәм уңайлы бинага күчкәч, стеллажлар белән проблема бар". Шуңа күрә архивның файдалы мәйданының 70% ына кадәр акчаны янга калдырырга ярдәм итүче мобиль (күчмә) стеллажлар алу мәсьәләсе карала. Бүгенге көндә архивта 20 меңнән артык эш саклана. Ел саен 500-600 эш тулылана. Хакимият һәм идарә органнарының эшләрен кабул итү, исәпкә алу һәм саклаудан тыш, архив гражданнар өчен хезмәт хакы һәм стаж турында белешмәләр бирә. Шулай ук грантта катнашу нәтиҗәсендә, документлар белән эшләү өчен, архивта сканер барлыкка килде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International