Радмир Беляев "Газпром теплоэнерго Казан"ҖЧҖ вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев "Газпром теплоэнерго Казан" ҖЧҖ вәкилләре, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь һәм инфраструктура үсеше буенча беренче урынбасары Артур Захарян, идарә башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре белән 2021-2022 елларда җылылык бирү сезоны мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Җыелучылар җылылык бирү сезонына әзерлек вакытында барлыкка килгән проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, алга таба уртак эш регламентын билгеләделәр.

"Бердәм команда белән бергә безнең халык файдасына эшләячәкбез!",- дип язган  Р. Беляев.Instagram да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International