"Укытучылар көненә открытка"

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры, Гөлнара Гениятовна, Укытучылар көне уңаеннан, "Укытучы көненә ткрытка"дигән мастер-класс үткәрде. Чөнки иң кадерле бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк. Аннары һәркемне шәхсән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.Тойгуҗа авылында мәктәп юк, әмма бу безнең авылда яшәүче укытучылар турында онытырга сәбәп түгел. Алар өчен дә без балалар белән открыткалар әзерләдек бит. 5 укытучы: Резидә Мөхәммәтнур кызы, Валентина Борисовна, Светлана Геннадьевна, Александра Александровна, Мәүҗит Хурматулла улы  открыткаларбелән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International