Өлкәннәр көне уңаеннан 2 октябрьдә "Дөрешкәй" театр коллективы Песәй авылына "Коры куык" (Ләбиб Лерон) спектакле белән барды. Рәхмәтле тамашачылар бик яхшы каршы алдылар һәм артистларны көчле алкышлар белән озаттылар.
Тиздән "Дөрешкәй" театр коллективы бу спектакльне онлайн форматта күрсәтәчәк.