Әдәби аралашу сәгате ”Укытучы ихтирамга лаек”

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

5 нче октябрь Халыкара укытучылар көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсендә ”Укытучы ихтирамга лаек” дип аталган әдәби аралашу сәгате үткәрелде.

Китапханәче Сафина А. А. араларында булган укытучыларны бәйрәм белән котлады. Чарада катнашучылар үзләренең беренче укытучыларын, мәктәптә укыган елларын искә төшереп якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Әлбәттә, әдәбиятта, җыр сәнгатендә укытучыларга багышланнары да бар, шул уңайдан, укытучыларга багышланган шигырьләрне укыдылар, “Укытучыма”, “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырларын күмәкләп башкардылар. Китапханәче Сафина Александраның Ләлә Сабированың “Рәхәткә чыдап кара” китабыннан мәктәп тормышы, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләре турындагы хикәясен сәнгатьле итеп укуын  яратып тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International