Эпидемиологик хәл яхшырмый.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова киләсе атнаның дүшәмбесеннән ковидка каршы чаралар кертелүе турында хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
50% тан да артык түгел, әмма 500 дән артык түгел. Шулай ук театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары, спорт һәм физкультура чаралары, күңел ачу, мәдәни чаралар эшләячәк.
Залның 70% ка кадәр тутырылуы барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучы башка затлар яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган очракта гына мөмкин. Кунакханәләр, шул исәптән хостеллар, номер фондының 50% тан да артмаганын тәэмин иткән очракта гына эшли ала.
Исегезгә төшерәбез, кичәге тәүлек эчендә Татарстанда ковидның 80 яңа очрагы теркәлгән, 7 кеше үлгән. Бөтен ил буенча 7 октябрьдә — 27550.
Авыру татарстанлыларның 29ы хастаханәгә салынган, 51е өйдә дәвалана.