Яшь инспекторлар конкурсында

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе





     Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында 7 нче мәктәптә “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурс-фестивале узды.
Район ЮХИДИ бүлеге, юл куркынычсызлыгы хәрәкәте фонды инициативасы белән оештырылган чара яшь инспекторлар хәрәкәтенә 40 ел тулуга багышланды. Ярышта 15 команда катнашты. Баш судья ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүнең әһәмиятен билгеләде һәм тарихка күз салды.
Яшь инспекторлар бакча балаларына һәм мәктәп укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә булышалар: кабинет һәм махсус почмаклар эшлиләр, тематик чаралар, күргәзмәләр, ярышлар оештыралар. Ә шөгыльләрнең нәтиҗәсе җиңүләрдә чагыла.
Укучылар конкурс шартлары, техника куркынычсызлыгы белән танышканнан соң, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм велосипедта оста йөрү буенча көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Турай мәктәбе бәйгегә иң яхшы әзерләнүче дип аталды. Икенче урынга 4 нче мәктәп укучылары чыкты, өченчелекне 7 нче мәктәп командасы алды.
Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр – Абалачтан Балкыз Әхмәтшина, 3 нче мәктәптән Наил Маннапов.
Илсаф Вахитов (Бәзәкә), Динара Сираҗетдинова дөрес һәм сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Велосипедта үзләрен “ас” итеп танытучылар – Елизавета Чугунова (3 нче мәктәп), Айнур Фәттахов (Песәй). Призерлар МР3-плеерлар, радиосәгатьләр, Web-камералар, скейтбордлар алып сөенделәр. Катнашучыларга сувенир ручкалар, блокнотлар, календарьлар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча белешмәләр тапшырылды.
Җинүче команда Чаллыда республика конкурсында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International