Көзге моңнар

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Тойма мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылу унаеннан "Көзге моңнар" дип исемләнгән концерт булды.

Китапханәче "Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсез?" исемле китап күргәзмәсе оештырды. Узешчән артистларыбыз Загидуллина Ольга, Хуснутдинова Резедә, Мубаракшин Айрат тамашачыларга моңлы җырлар бүләк иттеләр. Карачурина Татьяна татар халык биюен оста башкарды. Концертны алыпбаручы Ямалутдинова Фирзәвия туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Әхмәт Ерикәйнең "Ике канат" шигырен сөйләде. Канзепарова Гөлнара белән Загидуллина Ольга "Шәһәр һәм авыл хатыннары" дип исемләнгән скетчны куеп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерделәр. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International