Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) искәртеп узганча, быелның июленнән 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларны ялгыз тәрбияләүче әниләр яки әтиләрнең яңа дәүләт ярдәме чарасына – ай саен 4977 сум 50 тиен күләмендә түләү хокукы барлыкка килгән.
Тик бу пособие алу өчен мәҗбүри шартлар да бар* моны раслау өчен Пенсия фонды ведомстволарга запрослар ясый һәм аларның җаваплары нигезендә генә түләүгә хокукны бәяли һәм айлык түләү билгеләү яки билгеләүне кире кагу турында карар чыгара. Бүген гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүдән баш тарту очракларын тикшерәчәкбез.
1. Гаилә кереме яшәү минимумыннан артып китә.
2. Дөрес булмаган мәгълүмат яки тулы булмаган мәгълүмат бирү.
3. Милек цензы арттырылган.
4. Мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының рәсми керемнәре булмау.
5. Балаларның яше туры килмәү (әле 8 яшь тулмаган яки инде 17 яшь бар)
* Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 нче елны 28 нче июнендәге 1037 карары