Татар Тәкәше авыл клубында киләчәккә хатлар язу кичәсе узды. Һәр ел, 19 октябрьдә үзенчәлекле вакыйга – Киләчәккә хат язылу көне билгеләп үтелә.
Мондый вакыйганы бәйрәм итү шактый гади – барлык теләүчеләр үзләре өчен, якыннарына, туганнарына, дусларына, укытучыларына, яратканнарына Киләчәккә хат яза. Менә клуб кунаклары да шундый хат язарга һәм 5 елдан соң укырга карар кылдылар.