Тойгуҗа авылында пешекче көне

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья Пешекчеләр көне 20 октябрьдә билгеләп үтелә.

Бу вакыйга уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара мультиваркада "банан кәефе" торты әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Чөнки Россиядә бу көнне үзенчәлекле ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештырыла. Тойгуҗа авылы да читтә калмады. Балалар торт әзерләүдә бик теләп катнаштылар. Рецептны алып, ата-аналар өчен бу иң тәмле торт әзерләячәкләр, дип вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International