20 октябрьдә "Пешекчеләр көне"билгеләп үтелә. Бу Һөнәри дата уңаеннан Иске Гришкино авыл мәдәният йортына әлеге өлкәдә 25 ел эшләгән Андреева Елизавета Анатольевнаны чакырдылар. Ул үз туганнары өчен дә, кунаклар өчен дә пешерергә мөмкин булган рецептлар белән уртаклашты.
Чара азагында Елизавета Анатольевна өендә берничә аш әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Очрашу һәр катнашучы өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аңа өендә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерделәр.