Әлфия Когогина: өйгә газ килү белән авыл кешеләренең тормышын яхшы якка үзгәртәсез, ә гаилә бюджеты җитди ота

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Социаль газлаштыруның яңа кагыйдәләре РФ Хөкүмәте карары белән расланган..

Дәүләт Думасы тарафыннан, Президент юлламасын үтәү йөзеннән, элек газүткәргечләр янында урнашкан йортларны газга бушлай тоташтыру мөмкинлеген күздә тоткан закон кабул ителгән иде.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Газны шәхси, гаилә, коммерция максатларында файдаланучыларга дәүләт хисабына үткәрәләр. Закон торак пунктка салынган газ торбасыннан газ кертү проблемасын хәл итә".

Программада онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша яки КФҮ аша гариза биреп, катнашырга мөмкин. Гаризалар магистраль газүткәргечтән участок чигенә кадәр җиткерү процессы өчен җавап бирүче бердәм операторга җибәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International