Бүген район хакимиятендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды/
Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә ял көннәрендә янгын турында хәбәр килде.
Район үзәк хастаханәсе: коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Узган ял көннәрендә коронавирустан 258 кеше прививка ясаткан, халыкның 53,3% ы вакцинацияләнергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына вакцинация ясау өчен өйдә йөреп чыгуны башларга кушты.
Идарәче компания хәбәр итүенчә, ял көннәрендә 12 мөрәҗәгать килгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,31% тәшкил итә.
Шулай ук Бөтенроссия халык санын алу дәвам итә. Катнашу турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта һәм ВПН 2020 сайтында укыгыз. Киңәшмәдә төзелеш өлкәсендәге җитешсезлекләрне бетерү һәм Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.