Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча яңа «Кайнар линия»телефоны

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, хәзер Татарстан Республикасы ПФР контакт - үзәге операторларына 8-800-600-00-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин дип хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча 8-800-600-0357 күп каналлы номер гамәлдә булган иде. Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге бөтен республика буенча мөрәҗәгатьләрне үзәкләштерү һәм 2016 елда гражданнарга телефон хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырылды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 700 меңгә якын шалтырату кабул ителгән. Көн саен контакт–үзәк белгече 120гә якын шалтырату кабул итә, һәр граждан буенча мөрәҗәгатьләрнең базасын һәм тарихын формалаштыра. "Контакт-үзәк хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны үз эченә алган сорауга, гражданин «кодлы сүз» дип атаганнан соң гына җавап бирә алалар, ул элек Пенсия фондының рәсми сайтында күрсәтелгән иде www.pfrf.ru шәхси кабинетта «кулланучы профиле» өстәмә битендә яки Пенсия фондының клиентлык хезмәтенә шәхси визит белән, алдан язылу буенча. "Граждан" кодлы сүзен мөстәкыйль сайлый һәм ул аңа гына билгеле», - дип билгеләп үтте

Полный перевод

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International