Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсионерларга пенсия китерү ысулын үзгәртергә кирәк булса, алар моны өйдән чыкмыйча, дистанцион рәвештә эшли ала, дип хәбәр итә. Хәзерге вакытта пенсияләр "Россия Почтасы" бүлекләре яки кредит учреждениеләре аша җибәрелә.
Хәзерге вакытта эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына гамәлгә ашырыла