Балигъ булмаганнарга туендыручысын югалту уңаеннан пенсия түләүләре

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Менделеев районында клиент хезмәте студентларга шуны искә төшерә: нәкъ менә көндезге уку формасы балигъ булмаган балаларга туендыручысын югалту уңаеннан пенсия түләүне озайту өчен төп шарт булып тора. Еш кына сезонлы каникуллар яки академик ял вакытында укучыларга пенсия түләнәчәкме, дигән сорау туа. Закон буенча, түләүләр студент статусы актуаль булганда дәвам итә. Каникуллар һәм академик ял вакытында кеше студент статусын югалтмый, шуңа бәйле рәвештә бу чорда түләүләр дәвам итә. Гамәлдәге пенсия законнары нормалары нигезендә 18 яшьтән өлкәнрәкләр булган студентларга, укуларын тәмамлаганчыга кадәр, әмма 23 яшькә җиткәнче, пенсия түләү күздә тотыла. Пенсия түләү вакыты уку йорты белешмәсе буенча билгеләнә.

Туендыручысын югалту буенча түләүләр түбәндәге оачракларда туктатыла:

- укучыны уку йортыннан чыгарганда;

- укучыны көндезге уку формасыннан читтән торып укырга күчергәндә;

- хәрби хезмәткә чакырылу уңаеннан.

Түләүләр алда санап үтелгән шартлар вакыты җиткән айдан соң килүче айның 1нче числосына кадәр туктатыла. Шуны истә тотарга кирәк, белем бирү учреждениесеннән армиягә чакырылган яки читтән торып уку формасына күчкән очракта, элеккеге студентларга бу хакта яшәү урыны буенча РПФның территориаль органына хәбәр итәргә кирәк. Бу законсыз рәвештә акча алуны булдырмый калачак.

 

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International