Бүген хакимияттә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Алена Минебаева "Халык контроле"дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләр буенча башкарылган эш турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә 46 гариза контрольдә тотыла. Район башлыгының матбугат секретаре Анастасия Шишкина Матбугат Үзәге эше барышы турында хисап тотты, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләрен Instagram да аккаунт алып баруга тоташтыру буенча хисап тәкъдим итте. Аннары Рашат Гусейнов АТИ бүлегенең узган атнадагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Бүлек эше дәвам итә. Балигъ булмаган балалары булган гаиләләр арасында торак-коммуналь хуҗалык бурычларын түләү буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин чыгыш ясады. Мәгълүматлар буенча, 764 гаиләнең 261е балигъ булмаган балалары бар. Язылу кампаниясенең барышы турында "Татмедиа"АҖ филиалы җитәкчесе Джулия Искандарова сөйләде