Шырпы балаларга уенчык түгел!

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

30 октябрь көнне Сәйтәк авыл клубында янгын куркынычсызлыгы көне  уңаеннан «Шырпы балаларга уенчык түгел» дип исемләнгән әңгәмә белән башланып китте. Балалар табигать янгыннары, көнкүрештә янгыннарның ни өчен барлыкка килүен белделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. «Шырпы турниры» конкурс – уен программасында катнашып, балалар тапкырлык, җитезлек, зирәклек күрсәттеләр.Зур энтузиазм белән авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән күңелле уеннар уйнадылар. Алар шырпы балаларга уенчык түгеллеген кабат искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International