Менделеевскида һәлак булган Эчке эшләр хезмәткәрләре истәлегенә мемориал ачтылар

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә,  һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу мемориалы ачылды.

Мемориалны ачу хокукы Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцевка, РФ Эчке эшләр министрлыгының район  бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдиновка, Эчке эшләр бүлеге ветераннарына һәм һәлак булганнарның туганнарына бирелде. Һәйкәл-мемориал полиция бинасы территориясендә урнашкан. Мемориалның сул ягында һәлак булганнарның исемнәре бар: Волков Михаил Владимирович, Демин Сергей Васильевич, Гарифуллин Ринат Мөхәммәтхан улы. Ачылу тантанасында венок һәм тере чәчәкләр салынды, шулай ук һәлак булганнар хөрмәтенә өч тапкыр салют бирелде. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International