Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары игелек дәресендә катнаштылар.
Ялкау карчык сихерләгән урманны коткару өчен, Аюга ярдәм йөзеннән, сабыйлар бик тырышып игелекле гамәлләр кылдылар. Китапханәче һәм тәрбиячеләре белән бергәләп, ягымлы сүзләр, мәкальләр әйттеләр, чәчәкләргә су сиптеләр, китапларны рәтләп тезделәр, тылсымлы урындыкка утырган дусларын мактадылар. Бергәләп җыелган елмаю, йөрәк һәм матур сүзләрне Аюга җибәреп, урманны явыз сихердән азат иттеләр. Шушындый уен формасында сабыйлар игелекле эшләрнең файдасы турында белделәр, яхшы китаплар белән таныштылар һәмматур сүзләрне ешрак әйтергә, яхшылык эшләүне дәвам итәргә килештеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)