"Убырлы карчыкның юл маҗаралары»

2021 елның 12 ноябре, җомга

10 ноябрь көнне Турай мәдәният йортында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Убырлы карчыкның юл маҗаралары» дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды.

Бу чарада, көтмәгәндә, урманнан Убырлы Карчык килде, аның юл йөрү кагыйдәләре турында кечкенә генә күзаллаулары да булмаган.
Балалар Әбине урамда һәм җәмәгать транспортында дөрес йөрергә өйрәттеләр, аны юл билгеләре белән таныштырдылар, һәр билгенең нәрсәгә кирәнлеген аңлаттылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта, зур бәла булыр, дип кисәттеләр аны, юл — уеннар һәм шуклык өчен урын түгел. Балаларга бик күңелле һәм кызыклы булды: алар табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Чара дәвамында балалар җәяүлеләр дә, пассажирлар да, машина йөртүчеләр дә булды.
Чара ахырындаУбырлы Карчык балаларга юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны һәрвакыт үтәргә вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International