2021 елда рус әдәбиятының бөек классигы Федор Михайлович Достоевский тууына 200 ел тула. Ф.М. Достоевский иҗаты рус әдәбиятын гына түгел, дөнья әдәбиятын үстерүгә дә зур йогынты ясады. Ел дәвамында Камай китапханәсе язучыга багышланган төрле чаралар үткәрде . Бу юлы Камай мәктәбе укучылары Ф.М. Достоевский музей –йортына виртуаль экскурсия ясадылар.
Алар бөек язучының тормышы һәм иҗаты, аның исеме белән бәйле тарихи урыннар, Достоевский калдырган иҗади мирас турында фильм карадылар.