Песнәкләр тәм-томнары

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрьдә берничә ел элек Россиядә тагын бер экологик бәйрәм – Песнәкләр көне барлыкка килде. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырылды һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр «кышкы кунаклар» – безнең якларда кышларга калган кошлар: песнәкләр, кызылтүшләр,урман чыпчыкларын   каршы алырга әзерләнә. Тат.Тәкәштә дә авыл халкы алар өчен   тозсыз сало, кыздырылмаган кабак, көнбагыш яки арахис орлыклары әзерләделәр  җимлекләр ясадылар һәм элеп куйдылар..Экологик бәйрәм сыйфатында Песнәкләр көне чагыштырмача күптән түгел генә билгеләп үтелүгә карамастан, аның тарихы тамырлары белән еракка китә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International