12 ноябрьдә безнең илдә Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән барлыкка килгән экологик бәйрәм - Песнәкләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә «Песнәкләр көне»дип исемләнгән эко-сәгать үткәрелде.Чарада балалар бу бәйрәм турында белделәр, кышлаучы һәм очучы кошлар белән таныштылар. Бик теләп викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, Кәгазеннән аппликацияләр ясадылар, канатлы кошлар турында китаплар белән таныштылар.