Балалар китапханәсе тарафыннан С.Гассар исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә «Сандыкны ачтылар, яңа әкият белән шаккаттырдылар» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша оештырылды.
Әлеге чараның максаты-балалар китапханәсенә яңа китап укучылар җәлеп итү иде.
Чакырылучылар барысы да әкият иленә сәяхәт кылдылар. Кощей (Григорьев Ратмир) үзенең дуслары Убырлы Карчык (Рәхмәтуллина Алинә) һәм Кикимора белән (Петрова Настя). үзләренә дуслар эзләп киттеләр. Кощей Патшага (Гыйззәтуллин Алмаз) һәм аның укымышлы мәчесенә (Субаева Ясминә) эләгә.Ул әкиятнең ахырын үзгәртергә, патшалык хөкүмәтенә ия булырга һәм барлык катнашучыларны дуслары итәргә карар итә. Моның өчен алар китапханәдә йоклаган укучыны (Килеев Артем) бу әкиятнең ахырын язарга мәҗбүр итәләр, тик укучы гбелемле түгел һәм хаталар белән яза. Моны патшага Китап укучылар белән бәйрәмгә әзерләнергә ярдәм итәргә килгән Василиса Премудрая (Мухамаева София) аңлата. Юлда ул Чебурашка (Рәхмәтуллина Алия) белән очрашты.. Кощей алга таба китә һәм аны Гном (Петрова Лиза), каршы ала. ул аннан фонарь табарга ярдәм сорый. Тик ул Кощейга ярдәм итүдән баш тарта һәм аның белән дуслашмый. Алга таба Кощейны Дюймовочка (Ануфриева Алисә) каршы ала. Ул бик туңды һәм Кощейдан җылытырга , үз әкиятенә кире әйләнеп кайтырга ярдәм итүен сорый. Һәм шул чакта Кощей дуслар табарга ярдәмчеллек һәм дуслык булышуын аңлый. Ә китапханә дуслары-мәктәп укучылары-әкият геройларының дуслары да булачак. Чөнки алар китапханәгә килеп, балалар китапханәсендә булган искиткеч китапларны укырга алачаклар. Бәйрәмдә мәдәният идарәсе җитәкчесе Е. В.Шиһапова да катнашты.Ул китап белән дус, акыллы һәм белемле кеше булырга һәм барысын да балалар китапханәсенә чакырды. Әкият балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Тәгәрмәчләрдәге әкиятләр» театрында катнашучылар тарафыннан куелды.
.