Балалар китапханәсендә «Песнәкләр көне» дип исемләнгән китап уен күргәзмәсе оештырылды.
Россиядә бу экологик бәйрәм билгеләп 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырылды. Бу көнне төрле торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунаклар» - кышлауга калган кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Халык алар өчен тозсыз сало, кабак һәм көнбагыш орлыкларын әзнрлиләр, җимлекләр ясыйлар һәм эләләр.
Китапханәче Е.Назарова укучылар өчен «Кошлар өчен азык сайлап ал»дигән уен үткәрде. Балаларга кош-корт өчен азык ( орлык, бодай, икмәк, сало, шоколад, чипсы һ.б.) сайлап алырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук песнәкләр турында шигырьләр укылды күргәзмәдә китаплар тәкъдим ителде..
Уен барышында укучылар песнәкләр турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, шулай ук кошлар өчен нинди җимлекләр ясаулары турында сөйләделәр.
Бу көнне китапханәдә Кошлар ишегалдындагы кебек күңелле һәм шау-шу булды.
Очрашу Александр Яшинның «Кышын кошларны ашатыгыз»дигән шигыре белән тәмамланды.
Әйдәгез, кошларның кышын безнең кайгыртуга мохтаҗ булуын онытмыйк. Һәркем нинди дә булса куркыныч кышны кичерергә ярдәм итә ала.