Тойгуҗада пленэр

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

13 нче ноябрь көнне Тойгуҗа авылында Тойгуҗа мәдәният йорты директоры, "Дөрешкәй" театры җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинованың "Тойгуҗа авылында Пленэр"дигән сәнгать проекты инде бишенче тапкыр тормышка ашырылды. Бу юлы 5 кенә түгел, ә 6 бала рәсем ясаган. Катаншучылар саны арта.

Балалар, профессиональ рәссам Светлана Лепкова җитәкчелегендә,  Гөлшат апаның  йортында мич, ут, коймак, самавыр, түбәтәй рәсемнәрен ясадылар. Соңыннан коймак белән чәй эчтеләр һәм хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
Проектның максаты-Тойгуҗа авылының матурлыгын гына түгел, авыл халкының традицияләрен дә күрсәтү. Шуңа күрә балалар мичтә  коймак әзерләү процессын ясадылар. Чөнки бу процессны күзәтү нинди ләззәт!
Әлеге проектның иганәчесе-Мәскәү шәһәреннән Морозова Земфира Айрат кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International