Кыш Бабай Сезнең өйгә ашыга

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрь-тылсымга һәм могҗизага ышанучылар өчен - Кыш Бабайның туган көне! Аңа ничә яшь булуын беркем дә белми, әмма ике меңнән дә ким түгел дигән фикер бар. Бу көнне Татар. Чаллысының «Башак " балалар бакчасына кунакка Кыш бабай үзе килде Ул балалар өчен «Кыш Бабай Сезгә өйгә ашыга»дигән кызыклы дәрес әзерләде. Китапханәче Шишова Е.Б балаларга Кыш бабайның ничек барлыкка килүе турында әкият укыды. Ә соңыннан алар искиткеч сәяхәткә юл тоттылар. Юлда балалар бәйрәмнең тарихы, Кыш бабайның Ватаны белән таныштылар, төрле биремнәр үтәделәр. Традиция буенча туган көненә багышланган «Каравай» җырладылар һәм: Яңа ел бәйрәмендә очрашуны көтеп калабыз», - дип теләделәр. Балалар әти-әниләре белән Кыш Бабайга хат язарга өй биреме алдылар. Кыш бабай балалар белән саубуллашканда татлы бүләкләр тапшырды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International