Балаларда сәламәт яшәү рәвеше,вируслы авыруларны профилактикалау турында төшенчә формалаштыру,шулай ук файдалы продуктлар һәм витаминнар турында белү максатыннан ,20 ноябрь көнне Енабердино авыл мәдәният йортында "Витаминда кунакта"дигән күңел ачу-танып-белү программасы үткәрелде.
Балалар алманың,әфлисунның файдалы үзлекләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.Алмадан хуш исле, файдалы компот белән сыйландылар һәм барысы да витаминнар-аскорбинка алдылар.