Сәйтәк авыл клубында толерантлык көне кысаларында «Дуслар иле»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Толерантлык-ул милли рухи кыйммәтләргә, гомумкешелек белемнәренә, яшүсмерләрнең дөньяга карашын формалаштыручы мәдәниятләрне берләштерүгә җәлеп итүне күздә тоткан тәрбиянең мөһим өлеше. Әңгәмә барышында хәзерге Россиядә яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре, толерантлык, игелек, кайгыртучан һәм сабыр мөнәсәбәтләре турында белделәр. Бергәләп халык уеннары уйнадылар.