"Һава шарларын олылаучылар көне"

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Һава шарлары-һәрвакыт балачак символы, алардан башка бер генә дә балалар бәйрәме узмый! Кәеф яхшырсын өчен инде бер якты шар да җитә. Ә күп шарлар гадәти булмаган шатлык тудыра.
Шуңа күрә 21 ноябрь көнне Турай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен чын "һава шарларын олылаучылар көне"дип исемләнгән бәйрәм оештырырга карар кылдылар. Бәйрәм дәвамында алып баручылар балаларны көлдерделәр, табышмаклар әйтештеләр, кызыклы уеннар уйнадылар.
Бәйрәмдә балалар һава шарыннан эт, чәчәк бәйләмнәре, самолет ясарга өйрәнделәр. Балалар күңелле конкурсларда, уеннарда,ярышларда бик теләп катнаштылар, бердәм биеделәр һәм җырлар башкардылар. Бәйрәмнең һәр катнашучысы яхшы кәеф зарядын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International