23 ноябрь көнне «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үзәк китапханә «Хатын-кызлар исемендә табышмак бар» дигән музыкаль-уен программасы үткәрде.
Бу чарада хатын-кызлар исемнәре барлыкка килү тарихы, серләре, шулай ук ата-бабаларыбызның исеме һәм гореф-гадәтләренә ни өчен җитди караулары турында сорауга җавап бирелде. Хатын–кызлар исемнәре турындагы җырлар белән видеоклиплар күрсәтелде-Анастасия, Галина, Мария. Программа «Әдәбиятта хатын-кызлар исемнәре» викторинасы белән тәмамланды.