Тихоново авыл китапханәсендә «Табигатьне яратыгыз һәм саклагыз»дигән экологик дәрес үткәрелде.Тихоново авылы китапханәчесе балаларны «Экологик сукмак буйлап сәяхәт» дигән презентация белән таныштырды һәм укучыларга туган якның матурлыгы турында сөйләде, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш турында искә төшерде. Чара барышында балалар нинди изге гамәлләр кылулары, туган як табигате үлмәсен, чәчәк атсын өчен ниләр эшләүләре турында сөйләделәр. Укучылар табигатьтә үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгын саклау, чисталыкны саклау кагыйдәләре турында да онытмадылар. Балалар экологик викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. «Табигать һәм без» китап күргәзмәсендә экология темасына китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Чара ахырында «Иске Имән әкияте»дигән гыйбрәтле мультфильм күрсәтелде.