24 ноябрьдә район җитәкчесе Радмир Беляев инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе башлыгы Артур Захарян, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников, идарәче компания белән берлектә «Безнең ишегалды»проектын тормышка ашыру кысаларында киләсе елда төзекләндерелергә тиешле ишегалларын карадылар.
Күчмә киңәшмәдә ишегалды территорияләрен төзекләндерү схемасы, Мафлар урнаштыру, ишегалларында проблемалы мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алыштылар.
Быел барлыгы "Безнең ишегалды" программасы 13 ишегалды территориясендә гамәлгә ашырылды. 2022 елда 33 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.