Бәзәкә китапханәчесе Ф.Бәшәрова “Ләйсән” балалар бакчасында нәниләрнең табигать турында белемнәрен арттыру максатында “Китап аша табигать дөньясына” дигән китап күргәзмәсе-әңгәмә уздырды.
Китапханәче балаларны табигать фәне турындагы китаплар белән беррәттән матур әдәбият белән дә таныштырды. Көн белән төн алмашуы,ел фасыллары, явым-төшем, табигать күренешләре турында сөйләшкәннән соң балалар рус язучысы И.Соколов-Микитовның “Урманда” дигән китабыннан керпеләр тормышы турында хикәя тыңладылар, “Кошлар” һәм “Агачлар” дигән альбом белән таныштылар. Балалар кызыксынып тыңлау һәм актив катнашу нәтиҗәсендә әңгәмә кызыклы үтте.