Атналык йомгаклау планеркасы

2021 елның 27 ноябре, шимбә

26 ноябрь көнне хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә атналык йомгаклау киңәшмәсе булып узды.

Совет аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров контроль хатларның үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 

Аннары Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников шәһәрнең Яңа ел бизәлеше турында сөйләде. Шәһәр учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре, авыл җирлекләре арасында төрле номинацияләр буенча иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрү планлаштырыла. 

АТИ-бүлек җитәкчесе Рәшит Гусейнов бүлекнең бер атна эчендә башкарылган эшләре турында хисап белән чыгыш ясады. Барлыгы 2 беркетмә, 17 күрсәтмә һәм 9 белдерү бирелде. Ачыкланган административ хокук бозулар хәл ителә. 

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Сәфәргалин 1-10 декабрьдә Инвалидлар Декадасы кысаларында планлаштырылган чаралар турында сөйләде. Барлыгы 153 төрле чара үткәрү планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International