Кадерле әниләр!
Сезне чын күңелдән җылы һәм назлы бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Әниләр көне – ул иң якын һәм кадерле кешеләргә-әниләребезгә багышланган дулкынландыргыч бәйрәм. Әни булу-зур бәхет һәм зур җаваплылык, армый-талмый хезмәт һәм үз балаларың турында фидакарь кайгырту!
Бишектән бөек һәм Изге Ана мәхәббәте безне җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, уңышка өмет итәргә булыша.
Бу көнне герой-аналарга, күп балалы аналарга, икенче әнигә әверелгән ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга аерым рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле әниләр! Рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Армый-талмый хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен җир йөзендә Сезнең алда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм балаларыгыздан җаваплы җылылык телим! Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык һәм уңайлылык, бәхет һәм шатлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!