Бүген "Поселок" территориаль иҗтимагый үзәгендә Әниләр көненә багышланган күңел ачу чарасы узды, анда бистәнең күп балалы аналарын: Эльвира Закирҗанованы, Надежда Идрисованы, Валентина Манинаны хөрмәтләделәр.
Җыелучылар алдында котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айдар Сәфәргалин һәм территориаль иҗтимагый совет рәисе Екатерина Кузнецова чыгыш ясадылар.