Аралашу сәгате “Дөнья ямьле Әни булганга”

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Россиядә Әниләр көне уңаеннан “Дөнья ямьле әни булганга” дип аталган аралашу сәгате үткәрелде.

Китапханәче чарага килгән әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Чәй табыны артында үзара матур гына сөйләшеп, шигырь китапларыннан әниләргә багышланган шигырьләрне укып, әниләр турындагы җырларны башкарып күңелле генә ял иттеләр.  Дания Гайнетдинованың “Каен җиле” китабыннан укылган “Әниемне көтәм”, “Өметләр өзелмәсен” чынбарлык хикәяләрендәге кебек  әниле ятимнәр, балалары оныткан ялгыз әниләр булмасын,  дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International