Тышкы дөнья куркынычлары безнең балаларны һәр адымда сагалый. Балаларны укытуны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Тихоново «Белочка» бакчасында күңел ачу-уен формасында күргәзмә мисаллар белән балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре элементлары белән таныштырдылар, светофор сигналларын билгеләү турында төшенчә бирделәр.Юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәне юл-патруль хезмәте һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре вәкилләре үткәрде. Китапханәче балаларны «Юл йөрү кагыйдәләре турында әлифба» һәм «Акыллы һәм катлаулы юл кагыйдәләре»к итаплары белән таныштырды. Табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм юл йөрү кагыйдәләре турында «Озорная семья» дигән мультфильм карадылар.